news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит илләргә продукция сатучы эшмәкәрләр өчен льготалы яңа кредит кертеләчәк

5 млн сумга кадәр кредит 1 — 4,25 процент ставка белән биреләчәк.

Чит илләргә продукция сатучы эшмәкәрләр өчен льготалы яңа кредит кертеләчәк
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда тиздән эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен 1 проценттан 4,25 процентка кадәр ставка белән 5 млн сумга кадәр микрозайм бирү гамәлгә керәчәк.

«Эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа микрофинанс продукты эшләнде һәм тиздән ул гамәлгә керәчәк. Кредит программасы шартлары буенча, кредит алучы экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга тиеш», — диде ТР Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге җитәкчесе Артур Гайнов.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелгәнчә, эшмәкәрләргә 5 млн сумга кадәр микрозайм 3тән 36 айга кадәр биреләчәк.

«Процент ставкасы экспорт контракты суммасына бәйле булачак. Ул 1 проценттан Үзәк банкның төп ставкасына — 4,25 процентка кадәр тәшкил итәчәк», — диде министрлык вәкиле.

Әгәр экспорт контракты суммасы 100 мең доллардан артса, займ бер процент тәшкил итәчәк, 75 меңнән 99 мең долларга кадәр булса — ставка Үзәк Банк төп ставкасының яртысы, 74 мең долларга тулмаса — 4,25 процент булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot