Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит илдә яшәүче милләттәшебез Сәгадәт Ниверга 100 яшь тулды
Йөз яшьлек татар әбисе олуг юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бергә үткәргән.
(Истанбул, 22 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бу көннәрдә татар диаспорасында - бәйрәм. Озак еллар Төркиядә яшәп, бүгенге көндә Америка Кушма Штатларында гомер итүче милләтәшебез Сәгадәт Ниверга 100 яшь тулды.
Акчуриннар нәселеннән булган Сәгадәт ханым чыгышы буенча Пенза якларыннан. Ләкин тормышның аяусыз җилләре әнисе Алия белән әтисе Хәсән Акчуриннарны Кытай туфракларына илтеп ташлаган. Сәгадәт апаның балалык һәм яшүсмер чорлары Харбинда узган. Ул анда фармацевтика һөнәрен үзләштереп, даруханә эшләткән. 1957 елда гаилә Төркиягә күченгән.

Сәгадәт ханымның ире дә Пенза якларыннан була һәм алар Неверова фамилиясен йөртә, ә Төркиядә бу фамилия Нивер буларак үзгәртелә. Алар тормыш иптәше Габделәхәт белән бер малай, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә улы Әдип Нивер - Нью-Джерси Технология Институтының инженерлык кафедрасында профессор. Кызы Нурия Килки - лаеклы ялда.
Сәгадәт ханым, 35 ел Әнкарәдә яшәгәннән соң, 1992 елда балалары белән АКШка күченә.

Бүгенге көндә аның алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 100 еллык гомер бәйрәменә аларның барысы да җыелган. Кызы Нурия ханымның әйтүенчә, Сәгадәт Ниверның олуг юбилеен 4 көн бәйрәм иткәннәр. “Әнием гомер буе Ислам дине кагыйдәләренә буйсынып яшәде. Әле хәзер дә догалар укып утыра,” - ди аның турында Нурия Килки.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз