news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдә россиялеләрнең балаларын тартып алу, допинг җәнҗалы “Державин укулары”нда карала

Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры юридик бергәлекне хокукый системаны камилләштерү буенча эшкә тотынырга өнди.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Россиягә каршы санкцияләр кертелгән һәм террорчылык, экстремизм, наркоҗинаятьчелек кебек гомумдөнья янаулары арта барган шартларда килеп туган вазгыять белән хокукый идарә итү инструментларының әһәмияте үсә. Юридик бергәлек хокукый системаны камилләштерү эшен актив рәвештә башлап кына калмастан, хокукый белемсезлек һәм нигилизмны да бетерергә тиеш.

Казан федераль университетында бүген “Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова шулай дип мөрәҗәгать итте. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Конференциядә катнашучыларның фәнни кызыксынуы Россия хокук системасының барлык спектрларын да колачлый, шуңа күрә укылган докладларда терроризм куркынычы, наркоҗинаятьчелек, коррупция, балалар һәм үсмерләр белән бәйле җинаятьләр – балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр, чит илләр гражданнары тарафыннан Россия балаларын балалыкка алу кебек глобаль темалар кузтыла.

“Соңгы тема кайбер чит илләрдә эшләүче Россия гражданнарыннан балаларын мәҗбүри алу мәсьәләсе белән чиктәш, еш кына уйлап чыгарылган сылтама белән эшләнә. Аларны кире кайтару ваемсызлык, йомшак итеп әйткәндә, ахмак кануннарга барып төртелә, - диде Ольга Александрова. – Болар барысы да Россиягә каршы алып барыла торган санкцияләр фонында эшләнә. Мондый очраклар ММЧда җанлы сөйләшүләр китереп чыгара, ә менә мәсьәләне хәл итү буенча юридик бергәлекнең сизелерлек эше күренми”.

Ректор илебез өчен актуаль булган тагын бер проблемага игътибарны юнәлтте. “Быел Россия спортчыларыбыз Олимпия һәм Паралимпия уеннарында катнаштырмау рәвешендәге дискриминацион чараларга юлыкты. Бу мәсьәләдә допингка каршы деструктив сәясәт нигез итеп алынды. Бу проблеманы хәл итүдә кичектергесез һәм халыкара хокук рәвешендәге катгый чаралар күрү зарурияте килеп басты. Бу хакта моннан бер атна элек Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сөйләде. Бу проблема безнең конференциядә дә кузгатыла. Алдагы “Державин укулары”нда шушы көнүзәк мәсьәләләргә багышланган темалар буенча түгәрәк өстәлләр оештыру планлаштырыла”, - диде Ольга Александрова. Хокук кешелеккә хезмәт итәргә тиеш, ләкин кешеләрнең хокукка ышанычы моңа шарт булып тора, дип саный ул.

“Хокукка һәм хокук кулланышына ышаныч безнең эчке социаль, сәяси һәм икътисади проблемаларны чишүнең нигез шарты буларак каралырга тиеш. Ә моңа бер яктан хокук һәм хокук кулланылышының тел тидермәслек булуы тәэмин ителергә тиеш, икенче яктан – гражданнарның югары хокукый культурасы нигезендә хокукны аңлап кабул итүе, хокукый нигилизмның бетерелүе”, - дип чыгышын төгәлләде Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.

“Державин укулары”ның секция эшендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү мөрәҗәгатендә: “Без бүген Ватанга хезмәт итүгә гомерен багышлаган Гавриил Державинга карата олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү өчен генә дип очрашмадык, шулай ук хәзерге вакытта безне борчыган хокук мәсьәләләре, дәүләтчелек мәсьәләләре турында да сөйләшергә дип җыелдык. Бу конференцияне Казан федераль университеты мәйданчыгында инде икенче тапкыр уздыра алуыбыз безнең өчен бик мөһим, - дип билгеләп үтте Премьер. – Сүз дә юк, күп санлы дәүләт эшлеклеләре, хокук белгечләре, укытучылар һәм студентлар өчен катнашып фикерләшүдә әйбәт мөмкинлек бу. Һәрбер шундый очрашу – ул чит илләрдән кунаклар чакыру форсаты да. Бүген алар бик күп, һәм мин сезнең барыгызны да ихлас сәламлим, хөрмәтле коллегалар, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков. – Биредә булачак кызыклы һәм әһәмиятле эштән тыш, күңелләрегездә меңьеллык башкалабыз Казан турында әйбәт хисләр генә калсын иде, монда яңадан килү теләге туарлык булсын иде дип телим”.

Шул рәвешле, Казанда ике көн рәттән барачак “Державин укулары”ның секция эшләрен 500ләп белгеч алып бара. Алар арасында Россиянең юриспруденция буенча танылган теоретиклары һәм практиклары, хокук белеме бирүче укытучылар, филологлар, дәүләт хакимияте вәкилләре бар. XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен Суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары – РФ баш суд приставы урынбасары Татьяна Игнатьева, РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Бисеров, шулай ук Россия Юристлар ассоциациясе Аппараты җитәкчесе Станислав Александров һ.б.лар килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100