news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә ашырыла башлады

Беренче августтан Россия территориясендә илнең баш санитария табибы карары гамәлгә керде.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Үзгәрешләр беренче августтан үз көченә керде. Бу Россия Федерациясенең баш санитария табибы карары. Бүгенгә чит илләрдән килүчеләр өчен 14 көнлек изоляция гамәлдән чыгарыла. Бу даими рейслар белән чыгып йөрүче безнең гражданнарга да, Россиягә килүче чит ил гражданнарына да кагыла», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, үзгәрешләр чит ил гражданнарына һәм хезмәт эшчәнлеге максаты белән килгән гражданлыгы булмаган затларга кагылмаячак, алар өчен изоляция мәҗбүри.

«Россия Федерациясе территориясенә һава транспорты белән киләчәк гражданнарыбыз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында урнашкан анкеталарны тутырырга тиеш булачак. Шунда ук анкета формасы урнаштырылган. Анкета датасы Россиягә очып киткәнче тутырылырга, ләкин рейска теркәлүдән дә соңга калмаска тиеш», — диде Авдонина.

Россия территориясенә килгәннән соң өч көн эчендә Covid-19 булу-булмауга анализ бирергә кирәк. Нәтиҗәне шул ук порталда урнаштырырга кирәк.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе әлеге мәгълүматларны алачак һәм, тест үтмәүчеләрне күзәтеп барачак.

Хезмәткәрләре чит илгә туристик максатларда яки командировкага китәргә планлаштырган эш бирүчеләргә яңа кагыйдәләр турында сөйләү бурычы йөкләнә. Әгәр дә Татарстанга чит ил кешеләре килсә, җитәкче яңа шартларның үтәлешен күзәтергә тиеш.

Любовь Авдонина сүзләреннчә, коронавируска тест ясатучы акчасына үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100