news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән кертелә торган продукция төрләрен үзебезнең илдә эшләү һәм җитештерү мәсьәләләренә багышланган күргәзмә һәм “түгәрәк өстәл” узачак

Безнең илнекенә алмаштыруга мохтаҗ агрегатлар, материаллар күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителәчәк

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 24 нче сентябрь көнне “Казан мотор төзү берләшмәсе” ААҖдә “Сатып алына торган импорт продукцияне безнең ил товарларына алмаштыру” темасына күргәзмә узачак. Чарада РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгый предприятие-әгъзаларының һәм илнең әйдәп баручы фәнни институтлары катнашуы планлаштырыла.

“Түгәрәк өстәл” дә кызыксынган яклар чит ил продукциясенең безнең ил аналогларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышачак. Безнең илнекенә алмаштыруга мохтаҗ агрегатлар, материаллар күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә турында тулы мәгълүмат, экспозициядәге агрегат һәм материалларның тулы исемлеге предприятиенең www.kmpo.ru. сайтында урын алачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100