Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чит илдәге Сабантуйларда татар җырчылары катнаша
Чит илдәге Сабантуйларда татар җырчылары катнаша
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бу көннәрдә чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Сабантуйлар уза. Анда катнашыр өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләр һәм артистлар юллый.
16 июнь көнне Белоруссиянең Мински шәһәрендә узачак бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева һәм Азнакай районы сәнгатькәрләре, Украинаның Донецки каласында җырчылар Рөстәм Асаев һәм Ләйсән Сөнәгатова, Кытайның Чишмә авылында татар конгрессы матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәләхов, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә 17 июньдә узачак бәйрәмдә җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров һәм Айдар Галимов театр төркеме, 23 июньдә Усть-Каменгорскида узачак Казакъстан республикара Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Вәлиуллин, җырчылар Рөстәм Закиров һәм Айгөл Набиуллина, шул ук көнне Алманиянең Берлин каласындагы бәйрәмдә “Татарстан” журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов һәм җырчы Филюс Кагиров, 1 июльдә Алматыда узачак милли бәйрәмдә татар конгрессы матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәләхов, шул ук көнне Астанада узачак бәйрәмдә “Казан егетләре” төркеме катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз