news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдә басылган вакытлы матбугат язмаларыннан китап чыгарырга кирәк – Башкортстан кунагы

Конгрессның VI корылтаена килгән делегат - Башкортстанның Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының татар-чуваш кафедрасы доценты шундый фикедә.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова) Биш елга бер уза торган Бөтендөнья татар конгрессы съездына килүче делегатлар, татар милләтен саклау юнәлешендә зур идеяләр белән яна. Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының татар-чуваш кафедрасы доценты Илсур Мансуров мөһаҗирлек тарихын өйрәнгәндә фәннилеккә дә басым ясарга чакыра.

“Мин 1995 елдан бирле мөһаҗирлек темасына фәнни эшләр язам. Съезд делегатларын тыңлап утырдым, аларның күбесе үз илләрендә китаплар язып бастыра. Аларны тарихи аспектта да, мәдәни мирас яссылыгында да фәнни өйрәнү бик мөһим. Һәм шушы мөһаҗирлектә чыккан китаплар һәм башка чыганакларның библиографиясен төзү дә бик кирәкле мәсьәлә. Шулай ук актуаль әйбер: рус мөһаҗирлегенең шактый дәрәҗәдәге энциклопедияләре булдырылды. Бу җәһәттән татар мөһаҗирлегенең дә энциклопедиясе булырга тиештер. Һәм фәнни үзәкләр, әгәр дә музей яссылыгында ул бер төбәккә туктала икән, шул юнәлештә эш алып барырга тиеш, дип саныйм мин. Моннан тыш, чит илләрдә борынгы матбугат, газета-журнал материалларын китап итеп чыгару яки материалларның электрон базасын булдыру да кирәк", – диде күрше республика кунагы.

Илсур Мансуров исә корылтайга буш кул белән килмәгән. Ул ачылачак музей фондына СССР һәм Россия матбугатында басылган меңнән артык чыганакның библиографиясен һәм диссертация яссылыгында “Мөһаҗирлектә татар әдәби процессы” дигән хезмәтен бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100