news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте

Флешмоб чемпионат хөрмәтенә төрле милләт вәкилләренең дус яшәүләрен чагылдыру максатыннан оештырылган.

Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте
Рамиль Гали

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йорты футбол буенча дөнья чемпионаты хөрмәтенә флешмоб тәкъдим итте. Әлеге чара чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта узды.

ТР халыклар дуслыгы ассамблеясе һәм Дуслык йортының милли иҗади коллективлары матбугат үзәгендә эшләүче Россия һәм чит ил журналистлары, волонтерлар һәм кунакларның күңелен күтәрде. Флешмобта Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендә “Мирас” уен кораллары ансамбле, Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендәге “Алтын” мәктәп-студиясе, Тея Пертая җитәкчелегендәге “Сакартвело” грузин бию коллективы һәм башкалар катнашты.

Иң элек, татар биюен башкардылар. Чит ил журналистлары фото, видеога төшерергә ашыкты. Аннары грузин биюен тәкъдим иттеләр. Рус биюе исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Олег Мачин башкаруында "Калинка, малинка" җыры белән үрелеп бирелде. Флешмоб үзенә күрә республикада төрле милләт халыкларының дус яшәүләре гәүдәләнеше иде.

Флешмоб тәмамлангач та, чит ил журналистлары уен коралларында уйнаучыларны җибәрмәделәр, "Калинка, малинка"ны кабат уйнауларын сорадылар. Аннары үзләренчә җырлап, залдагыларга үз көен кабатлаттырдылар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100