news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил туристлары дәваланырга Казанга килә

Россиядә теш дәвалау, чит ил туристларының үз илләрендәге бәяләргә караганда, 80 процентка арзанрак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Узган елда Россиядә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре белән 110 мең чит ил туристы кызыксынган, дип яза «Известия». Россия Авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперт-аналитика үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый. Чит ил туристлары дәваланырга килгән шәһәрләр исемлегендә Казан да бар.

Чит ил гражданнары барыннан да элек стоматология белән кызыксынган: Россиягә сәламәтлеген ныгытырга килгән 110 мең туристның 44 проценты теш табибы хезмәтләреннән файдаланган.

Башка төр авырулардан Казан, Мәскәү, Новосибирск, Санкт-Петербург, Краснодар һ.б. шәһәрләрдә дәваланганнар. Чит ил гражданнары дәваланырга күбесенчә Кытай, Көньяк Корея, Япония, Вьетнам кебек илләрдән килгән.

Хәзерге вакытта Россиядә стоматология хезмәтләре, долларга күчереп исәпләгәндә, чит ил туристларының үз илләрендәге бәяләргә караганда 80 процентка арзанрак. Бу аларга акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирә, дип искәртә Россия Авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эксперт-аналитика үзәге экспертлары.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100