news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил студентлары, рус телен белсәң, эшкә урнашып була, дип исәпли

КФУда, Халыкара телләр көне уңаеннан, чит ил студентлары дискуссион клубының ачык утырышы узды.

Чит ил студентлары, рус телен белсәң, эшкә урнашып була, дип исәпли
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген КФУның Филология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында "Минем телем - минем байлыгым" темасына чит ил студентлары дискуссион клубының ачык утырышы узды. Чара 21 февральдә узган Халыкара телләр көненә багышланган иде. Утырышта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Оештыручы, рус телен чит тел буларак өйрәнү кафедрасы доценты Лада Маскалева сүзләренчә, мондый утырыш ел саен уздырыла.

"Монда КФУ студентлары, Европа илләре, Африка, Кытай вәкилләре, Кытай консуллыгы әгъзалары катнаша. Бу чарада без күптеллелек,  телләрнең күптөрлелеге турында сөйләшәчәкбез. Барлык халыклар өчен дә уртак тел концепциясе турында да сүз булачак. Утырыштагы һәркем үз фикерен җиткерә ала. Шул ук вакытта провокацион сораулар да булачак. Төрле илләрдә,  төрле милләт төркемнәренә кергән телләрне саклап калырга кирәк. Безнең максат - шуны күрсәтү", - диде Лада Алексеевна "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Утырышта катнашучыларга "Планетадагы барлык халык бер генә телдә сөйләшсә, җиңел булыр идеме?" - дигән сорау бирелде. Фикерләр икегә бүленде. Берәүләр аны хуплады, икенчеләр исә: "Төрле телләр өйрәнү кешегә төрле юнәлештә үсәргә ярдәм итә", - дип белдерде.

Доцент бер генә гомуми телнең мисалы  итеп, XIX гасыр ахырында кабул ителгән эсперанто теле турында сөйләп үтте. Ул, беренче лингвистик эксперимент буларак, билгеле. Бүгенге көндә әлеге телдә 100 мең кеше сөйләшә. Ул бик җиңел. Анда 28 хәреф, 16 кагыйдә бар. "Эсперанто"- өмет дигән сүз. Ягъни, бу тел барлык халыкларны бер телдә аралаштыруга өмет булган. Телнең үзенчәлеге шунда: анда һәр предмет бер төрле тамырдан тора.

Аудиториядә эсперанто телен белүче студент та булып чыкты. Ул бу телдә сөйләшеп күрсәтте. Әмма шул ук вакытта, ул бу гомуми телне кабул итеп, туган телен онытырга җыенмый.

Дискуссиядә катнашучылар рус, немец,  француз телендә ничә кагыйдә барлыгын белми. Санап бетерерлек түгел. Шулай да "рус телен өйрәнүне җиңеләйтү өчен, фонемалар булмаса, кулайрак булыр иде" дигән фикер ишетелде.

Утырышта татар һәм башкорт телләренә дә кагылып уздылар. Әйтик, икенче курс магистры Айсылу Фазуллина сүзләренчә, рус теленә караганда, татар һәм башкорт телләрен өйрәнү җиңелрәк.

"Әмма аның да үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, мин башкортча җиңел аралашсам да, татарча язганда, хата ясарга мөмкин. Чөнки кагыйдәләр аерыла",- диде.

Дискуссиядә катнашучылар инглиз теле турында шактый бәхәс куертты. Берәүләр "әлеге тел гомумтел булып саналырга лаек", ди. Икенчеләр исә, "ул бик ачык тел, өйрәнү өчен җиңел,  әмма бар халыкка да инглиз телен көчләп тагып булмый", дигән фикердә. Өченчеләр исә, "инглиз телен белү ишекләрне киң ача", ди.

Рус телен чит ил вәкилләре башкаларны аңлау, рус мәдәниятен өйрәнү һәм эшкә урнашу өчен өйрәнә. Сораштырулардан шундый җаваплар ишетелде.

"Россия башка күп илләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салды. Шуңа күрә теге яки бу илдә яшәүчеләр дә рус телен өйрәнә. Чөнки рус телен белсәң, Россиягә килеп, яхшы эшкә урнашырга мөмкин",- ди Таҗикстан вәкиле.

Утырышта шулай ук чит телләрдән кергән сүзләрнең яшьләр сленгы булуын да әйтеп уздылар. Әйтик, "окей", "резон", "лайфхак" сүзләре көндәлек тормышта киң кулланылышта. Моны "интернет теле" дип тә атадылар. Телгә әлеге сүзләрнең килеп керүенә өч фактор сәбәпче.

Лада Москалева сүзләренчә, моңа инглиз теленең халыкара тел булуы, глобальләшү процессы һәм мода гаепле.

"Кайчандыр француз,  немец телендә сөйләшү модада иде. Голланд теле белән дә мавыктылар. Телнең популярлашуында моданың да өлеше бар",- диде доцент.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар азчылык сөйләшә торган телләр турында да фикер алышты. Булачак телчеләр "һәр телнең үз урыны, һәр телнең үз матурлыгы, һәр яңа тел - үзе бер дөнья" дигән фикергә килде.

Алар фикеренчә, берничә тел белгән кеше башкалар белән уртак телне тизрәк таба. Чөнки һәр телгә шул халыкның хисе салынган. Шул ук вакытта теге яки бу тел үз халкының мәдәниятен, тарихын саклый.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100