news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит ил продукцияләрен үзебезнекенә алыштыру өчен ТР бюджетыннан акча бүлеп бирелә

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Чит илләрдән кергән продукцияләрне үзебездә җитештергән товарлар белән  алыштыруга Татарстан бюджетында акча каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламентта уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Безнең илгә каршы чыккач һәм,  җавап итеп, безнең ил чыгарган санкцияләр бик зур проблемалар тудырды. Аңлы рәвештә диярлек, тормышыбызны авырайттык булып чыга. Бер яктан без продукциянең бәясен күтәрмәскә, икенче яктан исә үз җитештерүчеләребезгә ярдәм итәргә тиеш булабыз. Бу бер дә җиңел эш түгел”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot