Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чит ил паспортына гаризаны Интернетка тоташтырылган теләсә кайсы гаджет аша бирергә була
Документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша биргәндә, дәүләт пошлинасына 30 процент ташлама ясала.
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда чит ил паспортына гаризаны Интернетка тоташтырылган теләсә кайсы гаджет аша бирергә була, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ел башыннан республика башкаласында 27 мең чит ил паспорты бирелгән. Паспорт алу документларын Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша рәсмиләштерергә була.
Портал аша гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирергә була. Гаризадан тыш, чит ил паспортын алуга кирәк булган башка барлык документларны да шуннан биреп була. Барысын эшләү өчен ярты сәгать вакыт җитә. Паспортны алу көне һәм вакыты да шунда билгеләнә.
Чит ил паспортын алуга өлкәннәр өчен дәүләт пошлинасы – 3500 , 14 яшькәчә балалар өчен – 1400 сум. Документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша биргәндә, дәүләт пошлинасына 30 процент ташлама ясала.
Ел башыннан Татарстан башкаласында миграция линиясе буенча 362 мең дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Россия гражданнарына 46 мең паспорт бирелгән, 124 мең Казан халкы теркәү исәбенә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз