news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чит ил паспортын яшәү урыны буенча өч ай эчендә рәсмиләштереп булачак

Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә кала.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Чит ил паспортын теркәлү урыны түгел, ә яшәү урыны буенча рәсмиләштерүче россиялеләр өчен әлеге документны әзерләү вакыты дүрт айдан өч айга кадәр киметеләчәк. Дәүләт Думасына тиешле канун проектын тапшыру турындагы карар РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Бу шулай ук биометрик чит ил паспортларына да кагыла. Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә (бер ай) кала.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 9 ноябрьдә Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортын яшәү урыны буенча рәсмиләштерү вакытын алга таба тагын да киметү юнәлешендә эшли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100