news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә

Россия Хөкүмәте әлеге документларны алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны хуплады.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».

Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина йөртү таныклыгы алганда 3 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Пошлина күләмен арттыру ихтыяҗы яңа буын документларын гамәлгә кертү өчен инфраструктура булдыруга бюджет чыгымнарын компенсацияләү белән аңлатыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot