news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит ил номеры куелган машинага штрафны киләсе елдан билгеләргә җыеналар

Мондый машиналарга Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтә башлаячаклар.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен чит ил номерлары куелган машиналарга  штраф салына башларга мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Киләсе ел дәвамында бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм. Башка илләрдән килгән пассажир ташучылар җәзасыз йөрүдән туктаячак. Россия пассажир ташучылары, чит ил коллегалары белән чагыштырганда, кимсетелгән хәлдә калудан туктаячак», - диде Максим Акимов.

Россиядә чит ил гражданнарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтү системасы таможня, чик сакчылары һәм Эчке эшләр министрлыгы базаларын берләштергәннән соң эшли башлаячак. Бу турыда июльдә РИА Новости ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot