news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чит ил машиналары өчен покрышкалар

Чит ил машиналары өчен покрышкалар

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Түбән Кама Шина» Таганрогта, Мәскәү, Всеволожски, Калининград һәм Ижевскидагы заводларда җыелучы чит ил машиналарын «Кама Euro» покрышкалары белән комплектлау буенча сөйләшүләр алып бара. «Кама» сәүдә йортының башкаручы директоры Ринат Биктимеров хәбәр итүенчә, Pirelli итальян компаниясе технологиясе буенча яңа линияне сафка бастыруга бәйле рәвештә, 8 модельдән торган «Кама Euro» шиннарының яңа ассортиментын тәкъдим итәргә кирәк. Агымдагы елда аларны 1,6 миллион данә сату планлаштырыла.

Ринат Биктимеров сүзләренә караганда, «Хенде», «Рено», «Форд Фокус» үз автомобильләре комплектланган шиннарның сыйфатына югары таләпләр куя. Ә «Кама Euro» шиннарын җитештергәндә чит ил материаллары гына кулланыла, алар олы ресурс, зур тизлекләрдә яхшы идарә итүне тәэмин итә. Уртача алганда, һәр автопокрышка гадиләреннән 400 граммга җиңелрәк, бу ягулыкны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100