news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил кешеләренә Россиядә эшкә урнашу җиңелрәк булачак

Хөкүмәт югары квалификацияле чит ил белгечләре өчен Россия салым процедурасын гадиләштерегә тели.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Чит ил кешеләренә Россиядә эшкә урнашу җиңелрәк булачак, дип яза “Известия” Россия Хөкүмәте материалларына сылтама белән.

Югары квалификацияле чит ил белгечләре өчен Россия салым процедурасы гадиләшергә мөмкин, диелгән басма хәбрендә.

Әлеге чара эшкә яраклы халык саныны арттыру максатыннан эшләнә. Чөнки Россия 1990нчы еллар демографиясе һәм аның икътисад үсеше темпын киметү мөмкинлеге белән очрашты.

Хәзер Финанс министрлыгы Салым кодексына төзәтмәләр әзерли һәм яңалык үз көченә киләсе ел ахырында керер, дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100