Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чит ил кешеләре Чирмешән районына эшкә килә
Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстаннан килүчеләр.
(Чирмешән, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Татарстанның Чирмешән районында узган елны миграция пунктында чит илләрдән районга килгән 111 кеше исәпкә куелган. 2015 ел белән чагыштырганда, мигрантларның саны кимегән, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Мигрантларның күпчелеге, 65 кеше, Үзбәкстаннан килүчеләр. 2016 елда Әрмәнстаннан килгән 15 кеше исәпкә баскан, шулай ук исемлектә Әзербайҗан, Казахстан, Молдова, Украина, Эстония, Таҗикстан гражданнары да бар, хәтта Германия һәм Италиядән дә килүчеләр-кайтучылар булган. Күбесе, нигездә, Чирмешәнгә эшкә урнашу өчен килә икән.
"Тулаем алганда, алар җирле хезмәт базарына йогынты ясамый, чөнки чит ил кешеләре, нигездә, эшче һөнәрләр буенча авыр хезмәт шартларында шәхси эшмәкәрләр тарафыннан кулланыла яисә җирле халык алынмаган эшләр башкаралар, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе миграция пункты башлыгы Наилә Мәссарова. – Чит илдән килүчеләргә карата полиция хезмәткәрләренең дә дәгъвалары булмады, ел дәвамында мигрантлар тарафыннан җинаять кылу очраклары теркәлмәде".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз