news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак

Бүген «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт яки муниципаль хезмәттә эшли алмаячак.

Бүген «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Аны парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, Татарстанда муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, дәүләт гражданлык хезмәте, дәүләт вазифалары турында, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хисап палатасы турында һәм тагын берничә законга үзгәрешләр кертелде.

Шул рәвешле, чит ил гражданлыгы булган РФ гражданнарына дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләү тыела. «Чит илдә яшәү хокукын биргән документ алган гражданнар да дәүләт хезмәтенә кабул ителә алмый», — диде Альберт Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot