news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чит ил архивларында татарларның тарихи һәм мәдәни документлары” темасына багышланган Халыкара конференция була

Татарлар тарихына бәйле ике китап тәкъдим итү чарасы да планлаштырыла

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1-2 октябрь көннәрендә, ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Чит ил архивларында татарларның тарихи һәм мәдәни документлары” темасына багышланган Халыкара конференция узачак.

Конференция барышында Италия, Финляндия, Швеция, Германия, Беларусь, Польша, Төркия, Япония һ.б. илләр архивларында сакланган татар тарихына һәм мәдәниятенә кагылган материалларны өйрәнү нәтиҗәләре хакында фикер алышу, яңа фәнни ачышлар, үзенчәлекле документлар һәм материалларны тәкъдим итүкүздә тотыла.

Фән һәм милләт өчен әһәмиятле чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, конференция кысаларында, 1 октябрь көнне, татарлар тарихына кагылган архив документларыннан эшләнелгән күргәзмә оештыру планлаштырыла.

2 октябрьдә исә, “Контакты, конфликты, взаимодействие в Саксонии и Бранденбург-Прусии: Татаро-Германские взаимоотношения в 13-21 столетиях” һәм “Запределье. Окрестности. Родина. 200 лет Наполеоновским войнам: Немецко-Татарские межкультурные контакты, конфликты, взаимодействие” китапларын тәкъдим итү чарасы булачак.

Китапның беренчесе татарларның Германиягә күчеп китүе, немецлар һәм татарларның үзара мөнәсәбәтенә багышланган. Анда барлыгы 350дән артык экспонат урын алган.

Напалеон сугышлары, Саксония, Бранденбургта, Көнчыгыш Германиядә татарларның каберләре бар. Бу тарихи һәйкәлләргә багышланган 3 фәнни конференциянең материаллары икенче китапка тупланган. Материаллар немец, украин, инглиз, кырым татарлары телләрендә язылган. Авторлар арасында Искәндәр Гыйләҗев, Марат Гыйбатдинов, Рамазан Алпаутов, Стефан Тилик, Ральф Регенер һ.б. танылган тарихчылар, экспертлар, белгечләр бар. Китапта Али Хәмзин, Темур Куршутов, Исмаил Керимов, Насур Юрушбаев, Гөлназ Вәлиева, Мисте Хоттоп-Риеке, Адас Якубаускас, Венера Герасимова-Вагыйзова, Гельмут Хентшел, Вольф-Дитер Зейверт, Илдар Харисов, Мария Тетерчук, Фабьен Бютнер кебек шәхесләрнең өлеше зур.

Китаплар икесе дә Германиядә басылган, дип ачыклык кертә Тарих институты галимәсе Ләлә Мортазина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100