news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил архивларында татар халкы,Татарстан тарихына кагылышлы бай материаллар саклана

Хәзер төп бурыч –Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә, федераль архивларда сакланучы барлык документлар исемлеген булдыру

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан һәм татар халкы белән бәйле документларны барлау, өйрәнү буенча халыкара элемтәләрен киңәйтә бара. Бүген Архивларның халыкара советы, Төркия, Польша, Болгария, Казахстан, Кыргызстан архив хезмәтләре, Төркия тарихчылар җәмгыяте һ.б. белән ике арадагы хезмәттәшлек гамәлдәге килешүләр нигезендә алып барыла.
Идарә җитәкчесе Данил Ибраһимов белдерүенчә, шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Төркиянең дәүләт һәм шәхси архивларында сакланган 500 дән артык документның төп нөсхәләре яки күчермәләре ТР дәүләт архивларына тапшырылган. Аларның барысы да Татарстан, татар халкы тарихына карый.
Данил Ибраһимов Алмания архивлары белән мөнәсәбәтләрнең җайга салынуына аерым игътибар юнәлтте. Бу элемтәләрне җайга салуга шунда яшәүче милләттәшебез, журналист Нәсүр Юрушбаев зур тырышлык куйган. Күптән түгел ул Казанга татар топонимикасын өйрәнү буенча кызыклы материаллар тупланган татар китабының күчермәсен алып кайткан. Беренче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән татарларның язмаларын да Татарстанга ул танытты. Бу халык җырлары Алманиядә 1916 елда яздырылган. Данил Ибраһимов белдергәнчә, Алманиядә шәхси архивларда сакланучы шундый 43 тәлинкә табылган. “Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Англиядә 1909 елда яздырылган татар җыры саклана икән. Бу язманы Казанга кайтару эше бара”, - ди идарә җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, Иранда Казан ханлыгы белән бәйле кайбер документлар булуы мәгълүм. Хәзер Иранның Генераль консулы белән бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла икән. Татар тарихы белән бәйле кыйммәтле документларның шулай ук Төркиянең “Сөләймания” китапханәсендә, Иранның парламент китапханәсендә, милли архивында, Польшаның Борынгы актлар Баш архивында, Ватиканның яшерен архивында, Британия китапханәсендә, Венециянең дәүләт архивында, Франция милли китапханәсендә саклануы билгеле. Алманиянең Берлин, Дрезден һ.б. шәһәрләрендәге китапханәләрдә татар халкының тарихы турында гарәп, фарсы телләрендәге хезмәтләрнең кулъязмалары булуы да мәгълүм. Татарстан тарихы белән бәйле кыйммәтле документлар шулай ук Борынгы актларның Россия дәүләт архивында, Россия дәүләт хәрби-тарихи архивында саклана икән. Татар халкы тарихы белән бәйле бай мәгълүмати чыганаклар Уфа, Оренбург, Самара кебек элеккеге татар үзәкләрендә дә урын алган.


“Хәзер төп бурыч – татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә, федераль архивларда сакланучы барлык документлар исемлеген булдыру. Соңыннан аларны әкренләп республикага кайтару җаен күрергә кирәк булачак”, -ди Данил Ибраһимов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100