Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Чит галәм кешеләре» Әлмәттә тамаша куйды
Әлеге тамашаның режиссеры Алекс фикеренчә, билгесезлек тудыру һәм күзалларга зур җирлек тудыру - төп максат.
(Әлмәт, 22 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә өр-яңа проект җәелдерде һәм шулай итеп быелдан нефтьчеләр каласында урам театры барлыкка килде Узган ялларда җырлый торган фонтаннарда беренче тапкыр Әлмәт урам театры «Лунатиклар» перформансын тәкъдим итте, дип яза җирле басма.
Кемнәргәдер урам театры гайре күренсә, күпләр аны җылы кабул итте. Балаларның гаҗәпләнүләрен һәм шатлануларын инде әйткән дә юк. Әлеге тамашаның режиссеры Алекс фикеренчә, билгесезлек тудыру һәм күзалларга зур җирлек тудыру - әлеге мини-спектакльне әзерләгәндә аларның төп максаты әнә шул булган.
– Чит ил планетасында яшәүчеләрнең Җиргә төшеп, халык белән тәүге танышулары дип тә атап булыр иде бүгенге чыгышны. Дебют әйбәт узды дип саныйм, әмма режиссер буларак әле эшлисе эшләр күп дия алам. Кимчелекләр дә башкаларга сизелмәсә дә күп булды, - дип сөйләде соңыннан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры режиссеры, креативлыкны үз эшендә еш кулланган, урам театрларында үзе дә уйнаган Алекс. - Халык белән аралашуны, бәйләнеш булдыруны урам театрының иң авыр өлеше дип атап булыр иде. Әмма ике арада ул бәйләнеш барлыкка килде.
– Россиядә урам театры фестивальләре юк дәрәҗәсендә. Әмма урам артистларын әзерләп, аларны профессиональ дәрәҗәгә күтәрсәң, бу сәнгатьнең киләчәге һишчиксез зур. Әлмәт халкына килгәндә - алар мәдәниятнең төрле юнәлешләрен аңлый торганнар. Артистларны һәм мәдәниятнең үзен үстергәндә генә халыкның культурасын да үстереп була, - дип Әлмәт урам театры режиссеры киләсе «Мәдәни мохит»тә Әлмәт ходулистларының чыгышлары белән хозурланып булачагын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз