Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайның янгын зыян салган үзәк универмагында ут тимәгән Коръәннәр табылган
Универмагта сәүдә иткән эшкуарларга кичә беренче тапкыр керергә рөхсәт ителде.
(Чистай, 23 декабрь, “Татар-информ”, “Чистопольские известия”, Олег Зиннуров). Чистай үзәк универмагында 20 декабрьдән 21енә каршы төндә булган янгында зыян күргән эшкуарларга кичә беренче тапкыр бина эченә керергә рөхсәт бирелде. Мөселманнар өчен дини продукция белән сәүдә иткән Әлфинә кичә янгын мәхшәреннән соң хасил булган өемнәрне карап тәртипкә китергәндә шаккаткан: дүрт Коръәнне янгын читләтеп үткән! Бу хакта “Чистопольские известия” газетасы вакыйга урыныннан репортаж тәкъдим итте.
“Изге китапларның икесен мин үземә дип тота идем, - дип сөйләгән Әлфинә, - тагын икесе сатуга куелды. Изге китаплар әз генә төтенләнгән, ләкин янмаган”.
Үзәк универмагның башка бүлегендә дә шуный ук гаҗәп хәлгә тап булганнар: анда да ялкын телләре тимәгән Коръән табылган.
“Мин моңа әз генә дә гаҗәпләнмәдем. Коръән – изге китап: ул утта янмый. Бу мисал – шуның дәлиле”, - диде бу турыда Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, диелә газетада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз