news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайның сәгать заводы Швейцариянең «Технотайм-технологии» компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә ниятли

Чистайның сәгать заводы Швейцариянең «Технотайм-технологии» компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә ниятли

(Казан, 22 май, «Татар-информ» Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең «Технотайм-технологии» компаниясе бүлекчәсе директоры Марсель Жербер белән очрашты.

Очрашу барышында «Восток» Чистай сәгать заводы тарафыннан «Технотайм» кварц механизмнарын сатып алу мөмкинлеге турында фикер алышынды. Әгәр проект тормышка аша икән, Швейцариянең компаниясенең Татарстан заводы белән Россиядә Швейцария сәгать механизмнары өчен детальләргә үз заказларын урнаштыру буенча актив хезмәттәшлеге ниятләнә.

Швейцариянең “Технотайм” акционерлык җәмгыяте үзенең югары сыйфаты продукциясе һәм сәгать механизмнары өлкәсендә яңа эшләнмәләре белән мәгълүм. Хәзерге вакытта «Технотайм” үз көчләрен шәхси механик сәгать механизмнарын сәнәгый җитештерүгә берләштерергә ниятли. Шуңа бәйле рәвештә кварц механизмнары җитештерү линиясен җыю производствосы һәм Кытай һәм Гонконгтагы филиаллары белән бергә сату мәсьәләсе хәл ителә. Сатыла торган производство-коммерция пакетының бәясе 4 миллион евро тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot