Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайның “Нур” мәчете янында заманча спорт мәйданчыгы ачылды
Быелдан башлап кулдан-кулга йөриячәк “Нур” мәчете кубогы өчен ел саен футбол турниры уздырылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Чистай муниципаль районының “Нур” мәчете янында заманча спорт мәйданчыгы ачылды.Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, аның беренче урынбасары Рөстәм Хаматов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте вәкиле Рөстәм хәзрәт, иганәчеләр, имам-хатыйблар, гомумән, дингә һәм спортка якын булган чистайлылар катнашты.
Әлеге спорт мәйданчыгын төзүдә үзләренең зур өлешләрен керткән иганәчеләргә Илдус Әхмәтҗанов Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар – “Энергостройсервис” ширкәте директоры Халит Гарифуллин, Чистай электр челтәре предприятиясе җитәкчесе Александр Наумов, хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Шакиров, “Чистай автодор” ширкәте директоры Мансур Рахматуллин.
Спорт мәйданчыгы ачылу тантанасында 7 команда арасында футбол турнирының беренче ярышы да булып узды. Быелдан башлап кулдан-кулга йөриячәк “Нур” мәчете кубогы өчен ел саен футбол турниры уздырылачак.
Килгән кунаклар да, чарада катнашучылар да бер авыздан әлеге спорт мәйданчыгының әһәмиятен, яшьләргә дөрес тәрбия бирүдә, аларны спортка тартуда ярдәмен билгеләп үттеләр, һәм, әлбәттә, аны төзүдә зур өлеш керткән “Нур” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Кыямовка зур рәхмәтләр белдерде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз