news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайның Мөселман яшьләре берлеге гаилә кыйммәтләре турында дискуссия корып сөйләште

Мөселман яшьләре берлеге активистлары киләчәктә дә районда яшьләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча дискуссияләр уздырырга планлаштыра.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Чистай шәһәрендәге Яшьләр үзәгендә Мөселман яшьләре берлеге дискуссия клубы утырышы уздырды. Анда яшьләр арасында иртә шәхси мөнәсәбәтләр һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә Чистай районы мөхтәсибәте.

Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин бу җыелышта үзе модератор ролен башкарды. Традицион конфессияләрнең әлеге сорауларга карата мөнәсәбәтен шәһәрнең “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм Казан Богородицасы приходы клиригы диакон Василий җиткерде. Чистайның Балалар тудыру йортында гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вячеслав Карташов һәм перинаталь үзәк психологы Софья Хәсәнова исә һөнәри карашларын белдерде.

Белгечләр белән очрашуда катнашкан һәркем теләгән соравы биреп, үз фикерен белдерә алды. Мөселман яшьләре берлеге активистлары киләчәктә дә районда яшьләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча шундый дискуссияләр уздырырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot