news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайның картлар йортында инвалид пенсионерны гаиләгә яшәргә алырга телиләр

Картлар йортларында эшләүчеләр ялгыз кешеләрне гаиләгә урнаштыруда беренче булып үрнәк күрсәтә.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") 2017 елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлавы мәгълүм. Картлар йортларында эшләүчеләр беренче булып үрнәк күрсәтә. Республиканың Чистай районындагы “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче Людмила Глинина бер пенсионерны үзенең гаиләсенә алырга теләк белдергән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль-яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәрбиягә мохтаҗ беренче төркем инвалид Владимир Матвеев булачак опекуннар белән танышу өчен Глининнар гаиләсендә кунак булган.

“Мәрхәмәтле йөрәкле Людмила Глинина ике бала тәрбияли, шуңа да карамастан ул олы яшьтәге караучысыз калган кешене үз гаиләсенә кабул итәргә карар кылды. Владимир Павлович яңа гаиләсе барлыкка килүенә үзе дә бик шат”, - дип белдергән социаль учреждиение җитәкчелеге.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot