Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайлылар компьютерда ярыш буенча конкурста җиңделәр
Конкурсның максаты булып өлкән кешеләр арасында база компьютер грамотлылыгын актив үзләштерүне популярлаштыру тора.
(Чистай, 15 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре"). Казанда пенсионерлар арасында компютерда ярыш буенча «Компьютер Land – Өченче буын - 2017» республика конкурсында чистайлылар да катнашты, дип яза район газетасы.
Ярышларны «Татарстан Республикасы пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы, Пенсия фонды һәм Казан федераль университеты оештырды.
Конкурсның максаты булып өлкән кешеләр арасында база компьютер грамотлылыгын актив үзләштерүне популярлаштыру тора. Өлкән буын кешеләре виртуаль киңлектән һәм глобаль челтәрдән башка бүгенге заманда елдан-ел яшәүләре авырлаша баруын яхшы аңлыйлар. Интернет һәм яңа технологияләр-болар өлкән буын кешеләренең яшәү сыйфатын күтәрү өчен үзенә күрә бер ачкыч кебек.
Безнең чистайлылар И. Хәмәдиева һәм Т. Сәлахов әлеге конкурста актив катнаштылар. Тырышлыклары бушка китмәде. Тәлгать Фәргать улы Һәм Ирина Анатольевна республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Аларны ихлас күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз. Шулай ук «Өченче буын университеты»нда пенсионерларны компьютер грамотлылыгына өйрәтүче педагогларга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз