news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайлылар Чаллыда алабуга балыгын тотуда ярышты

Андый ярышны алар хәзер Чистайда уздырырга исәп тота.

 (Чистай, 21 декабрь, “Татар-информ”, “Чистопольские известия”, Олег Зиннуров). Татарстанның Чистай районы балыкчылары Чаллы шәһәрендә алабуга балыгы тоту буенча ярышта катнашты. Анда балык тоту осталыгында үзара көч сынашкан 16 команданың 2се - “Chistopolfish-Merkuri” һәм “Chistopolfish-2” – безнең районнан иде, дип хәбәр итә “Чистопольские известия” газетасы.

Барысы 4 сәгатькә сузылган алабуга марафоныннан соң һәвәскәр балыкчылар түземсезлек белән нәтиҗәне көтте. Анда Чистай командалары 2 нче һәм 6 нчы урын алды, андый бәйге уздыру үзенчәлекләрен өйрәнде. Биредәге кебек кызыклы кешеләр белән аралаштырган, ял белән яраткан шөгыльне бергә бәйләгән ярышны Чистайда да уздырырга ниятләп торалар, диелә газета хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot