news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кич 21.00 сәгать тирәсендә булган.

Чистайда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше имгәнгән

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Чистайда 12 модельле «Лада» һәм «Лада Калина» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Һәлакәт җомга, 18 октябрьдә, Карл Маркс урамында 21.00 сәгать тирәсендә булган. Ике җиңел машина юл бүлешә алмаган. Бәрелешкәч, ике автомобиль дә юл кырыена чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» һәм «Лада Калина» автомобильләрендәге берәр пассажир зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot