news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше зыян күргән

Авария кичә кич шәһәрнең Вәлиев урамында булган.

Чистайда юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше зыян күргән

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда юл кырыена төшеп китеп әйләнгән машинада өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария урынында булган шаһитлар сөйләде.

Авария кичә кичке сәгать тугызда Вәлиев урамында булган. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, җиңел машина зур тизлектә килеп башта юл билгесен бәреп киткән, шуннан соң юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп капланган.

«18-20 яшьләрдәге ике кыз һәм бер егетне сөякләре сыну диагнозы белән хастаханәгә озатканнар», - диде вакыйга шаһитлары.


news_right_1
news_right_2
news_bot