news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда юл кырыена төшеп киткән “Калина”да биш айлык бала имгәнгән

Һәлакәт бүген Татар Сарсазы авылы тирәсендә килеп чыккан.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Чистай районында юл кырыена төшеп киткән “Калина”да биш айлык бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан ерак булмаган урында “Лада” машинасын йөртүче 29 яшьлек хатын-кыз идарәне югалткан һәм машина юл кырыена ауган.

Автомобиль йөртүче хатын-кыз һәм аның 58 яшьлек пассажиры уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Биш айлык кыз бала канәгатьләнерлек хәлдә Чистай хастаханәсенә җибәрелгән.

Урында 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләгән.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100