Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда «Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестиваль хәрәкәтләренең гала-концерты узды
Оpen-air форматындагы ачык концерт мәйданында фестивальләрнең җиңүчеләре һәм лауреатлары җыр һәм бию аша шәһәр халкына дөньяның төрле милләтләре традицияләре һәм мәдәниятләре турында сөйләде.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» фестиваль хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм лауреатларының гастроль турлары тәмамлана. Кичә алар Чистай шәһәрендә зур Гала-концерт куйды. Шәһәр халкы Татарстанның иҗади егет-кызларын бик җылы кабул итте.
«Кабаттан монда — фестиваль хәрәкәтенең чишмә башы булган Чистайда җыелышуыбыз күңелле. Безгә 240 ел тулды, һәм безнең өчен бүгенге концерт — республиканың әйдәп баручы фестивальләре шәһәр юбилеена әзерли алган иң зур бүләк», — диде Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.
Оpen-air форматындагы ачык концерт мәйданында фестивальләрнең җиңүчеләре һәм лауреатлары җыр һәм бию аша шәһәр халкына дөньяның төрле милләтләре традицияләре һәм мәдәниятләре турында сөйләде. Һава торышы җәйгечә үк булмауга карамастан, өч сәгатьлек тамашаны бәяләргә сәнгать сөюче күпсанлы халык килде, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
«Бүген сезнең алда „Созвездие-Йолдызлык“ һәм „Наше время — Безнең заман“ фестивальләренең талантлы балалары һәм яшьләре чыгыш ясый. Алар арасында сезнең талантлар да бар. Район җитәкчелегенә һәм хезмәт халкына талантларыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Безнең йолдызлар дөньяның нинди генә сәхнәләрендә чыгыш ясасалар да, алар югары башкару осталыгы күрсәтә», — диде Татарстан Президенты каршында эшләүче Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова.
Аларның чыгышларына ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казанның музыка һәм театр училищелары студентлары да кушылды.
«Минемчә, „Йолдызлык“ үсеп килүче буын өчен яхшы мәктәп. Алар без, инде артист булып җитлегүчеләрнең, ничек эшләүләрен күреп, безнең тәҗрибәне сеңдерә. Буыннар арасындагы мондый бәйләнеш, мондый тәҗрибә, миңа калса, бер генә фестивальдә дә юк», — ди җырчы, актер, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко.
Инде бүген үк булачак йолдызларга һәм талантлы иҗади яшьләргә Кама Тамагы районында концерт бирергә кирәк. Аннары фестиваль туры 18 сентябрьдә Буа шәһәрендә узачак Гала-концерт белән төгәлләнә. Теләүчеләр өчен керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз