news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яшь мөслимәләр клубы эшли башлады

"Йәгез, кызлар!" яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызларны чакыралар.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Чистай мөхтәсибәтендә «Йәгез, кызлар!» яшь мөслимәләр клубы үз эшен башлап җибәргән. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче очрашуда шәһәрнең Ислам үзәгендә Светлана Ситдыйкова кул эше буенча мастер-класс оештырды. Ул кызларны яфраклардан үзенчәлекле бәйләмнәр җыярга өйрәтте. Кызларга мастер-класс бик ошады диелгән әлеге хәбәрдә.

"Йәгез, кызлар!" яшь мөслимәләр клубына 7-16 яшьлек кызларны чакыралар. Биредә аларга дини белем, кызыклы һәм файдалы күнекмәләр бирергә ниятлиләр. Клубның җитәкчеләре - Илһамия Шәрифуллина һәм Лиана Шаязданова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100