news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда яшәүчеләр яралы кыр кәҗәсен коткарган

Аның яраларын караганнар, аннары  урманга җибәргәннәр.

Чистайда яшәүчеләр яралы кыр кәҗәсен коткарган
Татарстан Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Чистайда яшәүчеләр яшь себер кыр кәҗәсен күреп алганнар һәм хайван язмышына битараф калмаганнар. Бу хакта Татарстан Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистайда яшәүчеләр  ведомство хезмәткәрләренә хәбәр иткән. Алар ветеринарлар ярдәмендә курыккан кыргый хайванны караган һәм яраларын эшкәрткәннәр.

Кичә, 20 февральдә кыр кәҗәсе яхшы хәлдә урманга җибәрелде.

Ведомство белгечләре сүзләренчә, бу республика территориясендә хайваннарны коткаруның беренче очрагы гына түгел һәм аларга битараф булмаган өчен рәхмәт белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot