Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда яшәүче хатын-кыз туган көнен сайлау участогында уздырган
Ул көне буе кәефе бик яхшы булуын белдерде.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Чистайда яшәүче Зөлфирә Гафурова туган көнен 2734нче сайлау участогында үткәрде. Бу хәлне ул бөтенләй тыныч кабул итте һәм үзенең туган көнендә аңа эштә булырга туры килүенә борчылмады. Бу хакта «Чистопольские известия» яза.
"Туган көн ел саен була. Әгәр дә быел аны дуслар белән билгеләп булмаса, аны киләсе елда эшләргә мөмкин. Ә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү - бөтен ил күләмендә үткәрелә торган аерым вакыйга", - дип уртаклашты ул.
Зөлфирә Гафурова тавыш бирүнең оешкан төстә һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узуы аның өчен бик мөһим булуын әйтте.
Иртән, сайлау участогы ачылганчы, хезмәттәшләре Зөлфирә Гафурованы туган көне белән котлады, иң яхшы теләкләрен теләп, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз