Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда «Яшь армияче» лагеренда бишенче смена башланды
Бу сезонда биредә барлыгы 650 кеше ял итте.
(Чистай, 6 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гөлнур Садыйкова). Чистайда «Яшь армияче» чатыр лагеренда соңгы, бишенче смена башланды. Ул Данауровкада, җирле мәктәп янында корылган. Быел кызларны һәм малайларны җиденче тапкыр кабул итте инде. Бу сезонда биредә барлыгы 650 кеше ял итте. Балаларны кыр шартлары да, һава торышының көйсезләнүе дә куркытмый, дип яза җирле басма.
– Лагерьда ял итү программасы бик эчтәлекле, – дип билгеләп үтә аның директоры Юрий Ильин. – Болар – хәрби-патриотик, спорт юнәлешләрендә эшләү дә, туристик күнекмәләр булдыру да. Бездә тиешле кирәк–яракларны алып, бер көнлек сәфәрләр дә оештырыла. Иң мөһиме, яшүсмерләр актив ял итәләр, алар яшьтәшләре арасында, һәрвакыт хәрәкәттә, мәшгульләр. Алган белемнәрне, тәҗрибәне гадәткә кергән лагерьара спартакиадада да кулланырга мөмкин, ул август башында Минзәләдә узачак. Ә бераз соңрак Мамадышта «Йолдызлы десант» чатыр лагерьлары фестивале була.
Чатыр лагере территориясенең зурлыгы гаҗәпләндерә. Биредә төрле шөгыль, тренировкалар: Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик коралдан ату, граната ыргыту, пинбол уены өчен барысы да каралган, парашюттан сикерүне дә имитацияләргә мөмкин. Тәкъдимнәрнең төрлелегеннән хәйран калырлык! Сүз уңаенда, быел 19 кеше парашют белән сикерү хыялын тормышка ашырды, бу Коркачык поселогы аэродромында булды. Кайбер малайлар һәм кызлар күкне яуларга җыеналар гына, алар моңа әзер инде.
– Мин дә тәвәкәлләдем, – ди Настя Маврина. – Ә нигә эшләп карамаска? Моның никадәр яңа хис-тойгылар, дәрт бирүен күз алдына китерәм! Бу лагерьда мин инде өченче тапкыр, узган елны берьюлы ике смена ял иттем.
– Ә сиңа биредә нәрсә аеруча ошый?
– Чатыр лагереның тормыш ритмы, романтикасы, малайларның һәм кызларның бердәмлеге. Сафка тезелү, ату... Сүз уңаенда, узган елны мин ату һәм йөгерү буенча беренче урыннарны алдым. Барысын да эшләп карыйсы, үз көчемне сыныйсым килә.
Настя туганнарына кунакка Мәскәүдән кайта. Элек аның гаиләсе Чистайда яшәгән, ә ул кадет мәктәп-интернатта белем алган. «Яшь армияче»дә, ә ул республика программасы буенча финанслана, якын-тирәдәге районнардан, шулай ук Бөгелмәдән, Зәйдән балалар ял итә. Малайларның сүзләренә караганда, ял итү программасына кертелгән чаралар күпмедер дәрәҗәдә армия тормышы турында беренче күзаллауларны алырга, хезмәткә әзерлекне үстерергә ярдәм итәләр. Ә гүзәл зат вәкилләре исә спортның хәрби-гамәли төрләренә малайлар белән беррәттән кызыксыну күрсәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз