news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле тикшерү үткәрелә

Шәхси йорт яну аркасында хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Чистайда янгында гаилә һәлак булу сәбәпле беренчел тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Искәртеп үтик, фаҗига 22 февральгә каршы төндә Демьян Бедный урамындагы шәхси йортта чыккан. Янгын аркасында  32 яшьлек хатын, аның өч һәм дүрт яшьлек балалары һәлак булган.

Белгечләр һәлакәт булган урынны тикшерә. Мәетләр экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100