news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда янгында өч кеше һәлак булды

Янгына булган фатирда 80 яшьлек хатын-кыз, 48 яшьлек ир-ат һәм әлегә кем икәнлеге ачыкланмаган кеше мәете табылган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Чистайда янгында өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан 15А йортта яшәүчеләр бүген иртәнге өчләр тирәсендә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына янгын турында хәбәр иткән. Шаһитлар Тынычлык урамындагы ике катлы йортта бер фатирның януы хакында әйткән.

Гадәттән тыш булган урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән, ут белән көрәшүчеләр аны бик тиз сүндергән.

Фатирны тикшергән вакытта, өч кеше мәетенә тап булалар. Аларның берсе 80 яшьлек хатын-кыз, икенчесе 48 яшьлек ир-ат булып чыга. Соңрак ачыкланганча, алар әнисе һәм улы булып чыккан. Өченчесенең кем икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100