news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда яна торган биш катлы йорттан 25 кеше эвакуацияләнгән

Янгын Новосельская урамының 67нче йортында булган.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Чистайда биш катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Чистайда Новосельская урамының 67нче йортындагы фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган.

Урынга 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция, газ, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.

Алар килгәндә, йортның 25 кешесе, шул исәптән яна тоган фатир кешеләре дә, үзләле чыккан булган. Өч минуттан ут сүндерелгән. Янгын 6 квадрат метрда булган.

Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын саксыз куллану.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot