news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда велосипедта йөргән баланы чит ил автомобиле бәрдергән

Авариядә 9 яшьлек велосипедчы төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Чистайда велосипедта кинәт юлга килеп чыккан 9 яшьлек баланы чит ил автомобиле бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Авария чәршәмбе көнне, 21 августта, 13.10 сәгатьтә Мебельная урамында була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 9 яшьлек велосипедчы, кинәт юлга атылып чыккан һәм «Ситроен» автомобиле белән бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot