news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда ватык газ казаны аркасында әтисе белән улының гомере өзелгән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен өйрәнә.

Чистайда ватык газ казаны аркасында әтисе белән улының гомере өзелгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чистайда ватык газ казаны әтисе белән улының үлеменә сәбәп булырга мөмкин, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 13 декабрь көнне Чистайның Полющенков урамындагы бер йорт фатирында хатын-кызның өенә кайткач 52 яшьлек ире һәм 23 яшьлек улының үле гәүдәләренә юлыгуы хакында хәбәр иткән иде.

Ачыкланганча, фаҗига алдыннан гына улы мал табибының телефон номерын сорап әнисенә шалтыраткан. Ана кеше соңрак улы һәм ире белән элемтәгә керергә тырышса да, аңа беркем дә җавап бирмәгән.

Экспертиза күрсәткәнчә, ир-атлар ис газына агуланып үлгән. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе: газ казанының төзек булмавы.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен өйрәнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot