news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Бер мәйданчыкта футбол да, волейбол да, хоккей да уйнарга мөмкин!

 (Чистай, 20 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре" , Гүзәл Гомәрова). Чистайда тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны төзү республика программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды, дип яза җирле басма.

Мәйданчыкны «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендә, кыш көне шугалак ясала торган урында урнаштырдылар. Әмма хоккей яратучыларга борчылырга урын юк, чөнки ачык һавадагы яңа спорт объекты – күпфункцияле. Биредә җәй көне футбол, баскетбол, гандбол, мини-футбол, ә кышын хоккей уйнарга мөмкин булачак. Моннан тыш, мәйданчык чишенү бүлмәсе һәм тамашачылар өчен утыргычлар белән җиһазландырылган.

– «Татнефть-Олимп» стадионы шәһәрнең спорт тормышы үзәгенә әверелде. Ул «Сәгать заводы» һәм «Медиклар йорты» микрорайоннарында яшәүчеләр арасында популяр. Йөзләгән бала стадион территориясендә урнашкан спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә теләп йөри, – дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов мәйданчыкны тантаналы ачканда. – Стадион территориясендә яңа хоккей тартмасы төзү үтенече белән чистайлылардан бик күп мөрәҗәгатьләр керде. Һәм менә бүген без универсаль мәйданчык ачабыз. Әлеге мәйданчыкны төзүгә күп көч куйган «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе белгечләренә рәхмәт белдерәбез. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яшь спортчыларга сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, бәхетле стартлар һәм җиңүләр телим.
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында шулай ук «Медиклар йорты» микрорайонының җирле территориаль үзидарә Советы җитәкчесе Валерий Ваганов, «Татнефть-Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Ишмаков чыгыш ясадылар. Биредә үк җирле артистлар чыгышлары белән концерт оештырылды, аны якын-тирәдә яшәүчеләр, микрорайондагы балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм, әлбәттә, яшь футболчылар карадылар. Нәкъ менә аларга, зур өметләр бирүче спортчыларга, беренчеләрдән булып яңа мәйданчыкта уйнау хокукы бирелде.

– Менә дигән футбол кыры, өслеге бик әйбәт, уйнарга рәхәт! – диде «Труд» командасының яшь футболчысы Артем Шерстобитов.

– Безгә бик ошады! – дип аның сүзләрен куәтләделәр команда буенча иптәшләре Данил Арзютов һәм Марат Ишмаков, – чөнки стадионның зур кырында бары секцияләрдә футбол белән шөгыльләнүчеләр генә уйный һәм шөгыльләнә ала иделәр, ә биредә һәркем туп йөртә, үз техникасын камилләштерә ала һәм бу бик шәп.

Мәйданчыкны ачу тантанасы яшүсмерләр футбол командалары арасында дустанә матч белән тәмамланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100