news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда ТР муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары җитәкчеләре семинары узды

Чистайда ТР муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары җитәкчеләре семинары узды

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген Чистайда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары җитәкчеләре семинары узды. Чара күптән түгел оешкан ТР Контроль-хисап органнары советы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, республикада муниципаль берәмлекләрнең контроль органнарын төзүгә бердәм финанс контроле системасы формалашу тәмамланды. Киләсе этап – уртак эшчәнлекне координацияләү. Ул тикшерүләр вакытында кабатланулардан арынудан, эшчәнлек принциплары һәм алымнарының тиңдәшлегенә, контроль чараларының системалыгына ирешүдән гыйбарәт, ягъни бюджет акчалары һәм аларны тотучы учреждениеләрнең тулы контроле тәэмин ителергә тиеш. Дәүләт финанс контроле тарафыннан шактый күләмдә эшләр башкарылган – 2007 елда республиканың муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар закон нигезендә 16,9 миллиард сум күләмендә расланган. Әлеге акчалардан тыш, муниципаль финанс контроле тарафыннан җирле бюджет керемнәренең һәр сумын куллану тикшерелергә тиеш. 2007 елда ул 16 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Хисап палатасы матбугат хезмәте.

“Тигезлек һәм ныклы хезмәттәшлек нигезендә контроль-хисап органнарын мәгълүмати, методик, эксперт-аналитик һ.б.өлкәләрдә берләштерү республикада ышанычлы һәм сыйфатлы финанс контролен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Муниципаль финанслар һәм матди ресурсларны куллану артыннан тышкы финанс контролен оештыруга җирле үзидарә реформасын гамәлгә ашыру уңышы гына түгел, гомумән, бюджет-финанс системасын ныгыту бәйле. Димәк – дәүләт һәм муниципаль идарә нәтиҗәлелеген арттыру”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Контроль-хисап органнары советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов.

Семинарда республика Хисап палатасы аудиторлары һәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре бюджет экспертизасын үткәрү, дәүләт һәм муниципаль заказны урнаштыру һәм үтәүгә контроль оештыру, бюджет процессын оештыру һәм башкару тәртибен үтәү, контроль чараларын методик һәм хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Дөрес оештырылган контроль керем чыганакларын туплауга, акчаларны рациональ һәм нәтиҗәле куллануга булыша. Контрольнең профессиональ һәм бәйсез булуын тәэмин итү зарур.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Алексей Демидов җирле бюджетларның ачыклыгын, бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген, территорияләрнең салым потенциалын гамәлгә ашыруны бюджет процессын оештыруда төп бурычлар булуын билгеләп үтте. “Контроль-хисап органнары – җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан контроль функцияләрен башкару коралы. Безнең эш нәкъ менә вәкиллекле органнар тарафыннан ихтыяҗ булуга юнәлтелергә тиеш”, - дип ассызыклады республика Хисап палатасы башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot