news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда, Әтнә, Әлмәт районнарында транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр бар

Имгәнүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан районнарында 24е көнне булган 3 һәлакәтнең сәбәбе буларак юл инспекторлары тарафыннан бер үк төрле нәтиҗә чыгарылган: җиңел машина белән идарә итүчеләр хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган.

Мәсәлән, Чистайның Энгельс урамында «ВАЗ-21099» машинасы белән идарә иткән 1954 елгы зат каршы хәрәкәт юлына чыгып, «ПАЗ-3205» автобусына килеп бәрелгән һәм шунда «ВАЗ» рулендәгесе һәлак булган. 1952 елгы йөртүче идарә иткән маршрут автобусы салонында барган 6 пассажирның 1940 елгысының сул балтыры тыштан ертылып сынган һәм ул район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Әтнә районы Күлле Киме – Исләйтар юлының 5 нче чакрымында «ВАЗ-2114» машинасы белән идарә иткән 1986 елгы зат тимер аты белән юлдан читкә төшеп капланган. Салондагылар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән булып, 1977 елгы ир-егет шунда үлгән, 1979 елгысы белән хатын-кыз пассажирлардан 1991 һәм 1990 елгылары медицина ярдәме күрсәтелгннән соң җибәрелгән, ә рульдәгесенең эч куышлыгына кан савып, ул Әтнә үзәк хастаханәсенә илтеп салынган.

Әлмәт районындагы Түбән Мактама – Актүбә юлының 22 нче чакрымында «ВАЗ-2106» машинасы белән идарә иткән 1991 елгы зат  та таршы як юл хәрәкәтенә чыккан һәм «КАВЗ» вахта автобусы белән бәрелешкән. Автобус белән идарә иткән 1982 елгы кеше зыян күрмәсә дә, «ВАЗ»ның рулендәгесе, аның 1994, 1985, 1989 елгы пассажирлары имгәнүләреннән шунда җан биргән, ә 1991 елгысы баш сөяге имгәнеп, баш мие селненеп, «Татнефть» медсанчастена китерелгән. Бу хакта «Татар-информга Татарстан ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропаганда бүлеге хәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100