Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда татар мәдәнияте үзәген булдыру ниятләнә
Әлеге үзәктә Гаяз Исхакый музее булуы күздә тотыла.
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чистайда татар мәдәнияте үзәге барлыкка килер дип көтелә. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.
Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов әйтүенчә, әлеге үзәктә Гаяз Исхакый музеен да урнаштырып булыр иде. Аның сүзләренә караганда, район җитәкчелеге Яуширмә авылындагы музейны Чистайга күчерүне планлаштыра.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Чистайда татар мәдәнияте бөтенләй диярлек тәкъдим ителмәгәнен әйтте. Аның фикерен ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина да җөпләде. “Чистай шәһәрендә татар мәдәнияте концепциясен тәкъдим итү вакыты килеп җиткәндер”, - ди ул.
Комитет каршындагы экспертлар советы рәисе урынбасары Марат Лотфуллин да шул фикердә. “Чистайда еш кына булам, анда “татарлык”, татар мәдәнияте бөтенләй юк. Анда, һичшиксез, андый үзәк кирәк”, - диде.
Депутат Илшат Әминов, комитет рәисе Разил Вәлиев та Чистайда татар мәдәнияте үзәге булырга тиеш дигән фикергә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз