Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыккан булырга мөмкин.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чистайда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган, аның шәхесе ачыклана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 03.04 сәгатьтә Карл Маркс урамындагы 41нче йортта янгын турында ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру өчен 112 номерына хәбәр иткәннәр.
Урында янгын сүндерүчеләр ташландык йортның икенче катындагы җиһазлар һәм чүп-чар януын ачыклаган.
Янгын сүндергәндә йортта ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе билгеләнә.
Янгын мәйданы 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынның тәмәке тарткандагы саксызлык аркасында чыккан булуы мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз