news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда – танкистлар көне

Авыл хуҗалыгы техникумында броня танклары хәрбиләренә 90 ел тулуны билгеләп үттеләр

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Танкист көненә һәм броня танклары хәрбиләренә 90 ел тулу уңаеннан, Чистайның авыл хуҗалыгы техникумында тантаналы бәйрәм чарасы булып үтте, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Бәйрәмне әлеге уку йортында билгеләп үтү очраклы түгел. Чөнки аны тәмамлап чыгучыларның күбесе армия хезмәтен танк гаскәрләрендә үтә. Студентларның кунаклары булып башкарма комитет башлыгы урынбасары Надежда Сергеева, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары буенча ТР хәрби комиссариаты башлыгы Андрей Пичушкин, “Патриот” оешмасы президенты, Чистайның “Боевое братство” оешмасы җитәкчесе, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рафис Мәһмүтов, Казанның “Боевое братство” оешмасы җитәкчесе урынбасары Газизҗан Ибәтуллин, әфган, чечен сугышларында катнашучылар катнашты. Алар булачак солдатларны бәйрәм белән котлады.
Әлеге уку йортында хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча киң кырлы эш алып барыла. Егетләрне хәрби хезмәткә физик яктан да әзерлиләр. Үзләренең инде нәрсәләргә сәләтле булуларын алар күрсәтмә чыгышлар барышында эшләп тә күрсәтте.
Бәйрәм барышында әфган һәм чечен сугышларында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Кунакларга “В память 1000-летия Казани”, “Во славу русского оружия”, “30 лет операции шторм-333” медальләре, дүрт ветеранга “Боевое братство” таныклыгы бирелде. Газизҗан Ибәтуллин “Патриот” музеена “Боевое братство” флагын, хәрби вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең баш киемнәрен һәм танкка каршы гранатомет снарядының бер өлешен бүләк итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100