news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда тәртип бозучылар тукталышта пыяланы вата алмаганнар

Тукталыш павильоннарында күпләп җыелган яшьләргә аерым игътибар биреләчәк.

(Чистай, 10 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Олег Зиннуров). Чистайлылар «Хәзинә» һәм «Яшьләр» скверларында булган хулиганлык гамәлләрен онытмадылар әле. Мондый гамәлләр муниципаль хакимият контролендә тора, дип яза җирле басма. 

Шундый ук гамәлне «Сәгатьчеләр поселогы» тукталышында, почта элемтәсе бүлеге янында да күрергә мөмкин иде. Тукталыш павильонында билгесез берәү пыяланы эткән, әмма вата алмаган.

– Энгельс урамын төзекләндергәндә шундый унлаган павильон куелган иде, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты белгече Фарход Содиков. – Алар сугу-бәрүләргә бирешми торган, нык пыяладан ясалган, шуңа күрә дә аны вәхшиләргә ватуы авыр. Чистай «батырлары» аның ныклыгын сынап карарга ниятләгәннәр булса кирәк, әмма аны тулысы белән бәреп вата алмаганнар.

Мондый очракларга юлыкмас өчен шәһәр башкарма комитеты Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән вәзгыятьне контрольдә тотуын үтенде. Кич белән һәм төннәрен ЮХИДИ һәм патруль хезмәте экипажлары Энгельс урамында кизү торачак. Тукталыш павильоннарында күпләп җыелган яшьләргә аерым игътибар биреләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot