news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда спорт-сәламәтләндерү үзәге ачылды

Ул сәламәтлекләре белән проблема булган балалар өчен эшләячәк.

(Чистай, 2 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гүзәл Гомәрова). Бүген Чистай районында балалар өчен спорт-савыктыру үзәге ачылды. Ул рухи-мәгърифәтчелек үзәге бинасында урнашкан, дип яза җирле басма.

Үзәк сәламәтлекләре белән проблема булган балалар өчен эшләячәк. Бүген ачылыш хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар, татлы ризыклар өләштеләр. 

Бу Үзәк Чистай һәм Түбән Кама епархиясе гаиләне яклау, ана һәм балачак бүлеге җитәкчесе Светлана Рябова оныткан грант ярдәмендә булдырылды.

"Безнең районда сәламәтлекләре белән проблема булган 200дән артык бала яши. Без аларга үсеш алырга, бер-берсе белән аралашырга ярдәм итәргә телибез, яңа үзәк нәкъ шул юнәлештә эшләячәк. Биредә психолог, педиатрр, спорт тренерлары һәм башка белгечләр эшләячәк", - дип сөйләде Светлана Рябова.

Спорт-савыктыру үзәгендә спорт тренажерлары белән җиһазланган бүлмә, очрашулар һәм чәй эчү өчен аерым бүлмә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100